Бүген музеебызга Казан шәһәреннән кунаклар килде. Аларның тамырлары безнең авыл белән б... — 31 июля 2026 г. в 16:13:50.084
Бүген музеебызга Казан шәһәреннән кунаклар килде. Аларның тамырлары безнең авыл белән бәйле. Кунаклар белән бергәләп музей экспонатларын карадык, фотосурәтләрне барладык. Һәр әйбер яшьлек елларына кайтарды. Авыл урамнарында уйнаган балачак, беренче мәхәббәт, сугыштан соңгы авыр, ләкин бәхетле чор – барысы да телгә алынды. Безнең авыл һәрвакыт үз балаларын сагынып көтә. Фотода сугыш чоры баласы булган Минһаҗева Җәмилә апа кызлары: Гөлзәминә, Сөрмәния апалар, килене Равия апа. Гөлзәминә апаның оныгы Самат. #АрскКультура #ГалиәсгарКамалМузее #КазанАртыМузее

