"Яңа сүз" - музейга йөрүче балаларның яраткан шөгыльләренең берсе - бирелгән хәрефләр я...
"Яңа сүз" - музейга йөрүче балаларның яраткан шөгыльләренең берсе - бирелгән хәрефләр ярдәмендә яңа сүзләр эзләп табу. Эш барышында алар уйлау, фикерләү, дөрес итеп сөйләшү күнекмәләрен арттыралар. Хәзерге заман баласының сүз байлыгы бик сай. Ә мондый алым белән эшләү - балаларның сөйләм телен баета, белемен арттыра, иҗади сәләтне үстерә. #АрсКультура #МәһдиевМузее #КазанАртыМузее