"Авыл һәм язучы" - М.Мәһдиевнең иҗатына кагылышлы сораулар язылган "Ромашка" исемле вик...
"Авыл һәм язучы" - М.Мәһдиевнең иҗатына кагылышлы сораулар язылган "Ромашка" исемле викторина уенын музейга йөрүче балалар яратып кабул итте. Чөнки сораулар гади авыл тормышы, гореф-гадәтләргә нигезләнеп бирелгән. Викторина барышында балалар үзләренең иҗади сәләтләрен дә эшкә җиктеләр. Җәйнең бер мизгеле күңелле һәм файдалы үтте. #АрсКультура #МәһдиевМузее #КазанАртыМузее