12 майда Муззафарова Руфия Габдрахмановнаның сыйныф концерты узды. — 13 мая 2026 г. в 19:05:13.060
12 майда Муззафарова Руфия Габдрахмановнаның сыйныф концерты узды. Һәр елны май аенда уза торган бәйрәм концертын укучылар да, әти-әниләр дә көтеп алалар, чөнки ул уку елына йомгак ясау чарасы да булып тора. Яшь баянчылар башкаруында яңа өйрәнгән матур сугыш җырлары, дәртле бию көйләре, классик әсәрләр яңгырады. Руфия Габдрахмановна укучыларның уку елындагы эшчәнлегенә бәя бирде һәм һәр бала турында җылы сүзләрен җиткерде. Ә залда утыручылар һәрбер баянчының чыгышын яратып кабул иттеләр һәм аларны алкышларга күмделәр. Ахырда яхшы укучылар, шулай ук мәктәп тормышында актив катнашучылар грамота һәм күчтәнәч белән бүләкләнде.

