Әниләр мәчете 🕌
Прочее
🌙Җомга вәгазьләре, 📚Тәфсир дәресләре Админ: https://max.ru/u/f9LHodD0cOKNpazcmL_lqRh1mLkBKRwgS4xUV1jDfBSfUQSHkP9QU4zAwzc
Мы используем cookies для работы сайта и аналитики посещаемости. Подробнее в Политике обработки данных и Правилах.
Прочее
🌙Җомга вәгазьләре, 📚Тәфсир дәресләре Админ: https://max.ru/u/f9LHodD0cOKNpazcmL_lqRh1mLkBKRwgS4xUV1jDfBSfUQSHkP9QU4zAwzc
Фото
✅Һәркөн бик зур әҗерле гамәл эшләп була. Моның өчен бары тик йөрәктә дөрес ният җитә. Барыбыз да якыннарыбыз турында кайгыртабыз. Ризык әзерлибез. Балаларга кием алабыз. Бу гадәти нәрсә кебек тоела. Бары тик көнкүреш һәм бурыч. Ләкин, моның өчен әҗер без күзаллаганнан да зуррак. ✅Пәйгамбәребез ﷺ әйткән: «Кеше Аллаһтан әҗер өмет итеп гаиләсенә мал сарыф итә икән, бу аңа садака итеп языла». (Сәхих әл-Бухари, 55). Өйгә азык-төлек алдың - Садака. Баланың укуын түләдең - Садака. Әти-әнинең бурычларын капладың - Садака. Игелек эшләгәндә туганнарыбыз беренче чиратта. ✅Аллаһ Раббыбыз Коръәндә болай ди: «Аллаһ ризалыгы өчен бирә торган садакалар хакында синнән сорашалар. Син аларга әйт: “Яхшы нәрсәләрегездән ата-аналарыгызга, якын кардәшләрегезгә, ятимнәргә, мескеннәргә һәм мөсафирләргә бирегез”,…
Читать целиком«Белем өчен өеннән чыгучы кешегә Аллаһы Тәгалә Җәннәт юлын җиңеләйтә». Имтихан бирүчеләргә Марсель хәзрәт Кәримовтан киңәшләр: «Догада бул, тырыш, күчермә» Интертат МАХта
📖Коръән турында кызыклы фактлар ✅Коръән сүзенең мәгънәсе «قرأ» – укы фигыленнән алынган. ✅Коръән изге рамазан аенда Кадер кичендә иңдерелә. ✅Коръәндә 114 сүрә бар. ✅Коръәндә 6236 аять исәпләнә. ✅Коръәндә Аллаһ сүзе 2698 мәртәбә кабатлана. ✅Коръәндә намаз турында 700 тапкыр искә алына. ✅Коръәндә сәдака турында 150 мәртәбә әйтелә. ✅Коръәндә иң күбе Муса пәйгамбәр хакында телгә алына – 136 тапкыр. ✅Коръән буенча иң беренче һәм борынгы мәчет – Кәгъбә. ✅Коръәннең йөрәге дип “Ясин” сүрәсе әйтелә. ✅Коръәндә иң озын сүрә – “Бәкара”. ✅Иң кыска сүрә – “Әл-Кәүсәр”. ✅Беренче сүрә Мәккәдә, соңгысы – Мәдинәдә иңгән. ✅Коръән 23 ел дәвамында иңә. ✅Намазның һәр рәкәгатендә “Фатиха” сүрәсе укыла. ✅Коръәндә “бисмилләһ” сүзеннән башланмаган бердәнбер сүрә – “Әт-Тәүбә” сүрәсе. ✅Коръәннең алты сүрәсе пәйгамб…
Читать целиком✍️Пәйгамбәребезгә ﷺ (салләЛлааһү гәләйһи үә сәлләм) салават әйтү اللهم صَلِّ عَلَى مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِ مُحَمَّدٍ كَمَا صَلَّيْتَ عَلَى إِبْرَاهِيمَ وَعَلَى آلِ إِبْرَاهِيمَ إِنَّكَ حَمِيدٌ مَجِيدٌ اللهم بَارِكْ عَلَى مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِ مُحَمَّدٍ كَمَا بَارَكْتَ عَلَى إِبْرَاهِيمَ وَعَلَى آلِ إِبْرَاهِيمَ إِنَّكَ حَمِيدٌ مَجِيدٌ ✅[Әллааһүммә салли гәләә Мүхәммәдин үә гәләә әәли Мүхәммәд. Кәмәә салләйтә гәләә Ибрааһиимә үә гәләә әәли Ибрааһиим. Иннәкә хәмиидүм-мәҗиид. Әллааһүммә бәәрик гәләә Мүхәммәдин үә гәләә әәли Мүхәммәд. Кәмәә бәәрактә гәләә Ибрааһиимә үә гәләә әәли Ибрааһиим. Иннәкә хәмиидүм-мәҗиид] ✅«Аллаһым, Ибраһим галәйһиссәләмгә һәм аның гаиләсенә рәхмәтеңне биргән кебек, Мөхәммәд салләЛлаһу гъәләйһи үә сәлләмгә һәм аның гаиләсенә дә рәхмәтеңне бир. Дөреслектә, Син —…
Читать целиком✍️Пәйгамбәребез ﷺ Мүәз ибн Җәбәлгә (р.а.) һәр намаздан соң бу доганы укырга киңәш иткән: أَللَّهُمَّ أَعِنِّي عَلَى ذِكْرِكَ وَ شُكْرِكَ وَ حُسْنِ عِبَادَتِكَ ✅Әллаһүммә әгыйнни галәә зикрикә үә шүкрикә үә хусни гыйбәдәтикә! Әәмиин! ✅Аллаһым, миңа Үзеңне зикер итәргә (искә алырга), Үзеңә шөкер һәм күркәм рәвештә гыйбәдәт кылырга ярдәм ит! ➡️ Якыннарыңа җибәр. 🕌Әниләр мәчете. Языл: ВК https://vk.ru/club236052240 МАХ https://max.ru/mechet_eniler ТГ https://t.me/mechet_eniler
🛁Тәһарәт алу тәртибе Тәһарәт нияте: «Йә Раббым, тәһарәт алырга ният кылдым. Әгүзү билләһи минәш шәйтанирраҗиим. Бисмилләһир рахмәниррахиим». Шуннан соң тәһарәт ала башлыйбыз: 1.Иң элек беләзек сөягенә кадәр 2 кулны юабыз – 3 мәртәбә (өченчесендә бармак араларын да ышкып алабыз). 2. Авызны чайкыйбыз - 3 мәртәбә (өченчесендә башны күтәреп, тамак төбен дә чайкарга кирәк. Авызга суны уң кулдан аласы. 3. Борын эчен тазартабыз: уң кулга су җыеп борынга суны тартабыз, соңынан сул кул ярдәмендә борынны сеңгерәбез ( 3 мәртәбә эшләнә). 4. Битне юабыз - 3 мәртәбә (Бит ике кул ярдәмендә юыла). 5. Терсәкләргә кадәр 2 кулны юабыз (терсәкләр дә юылырга тиеш). Иң элек уң кул, аннаң соң сул кул юыла, һәр кулны өчәр мәртәбә юасы. 6. Мәсех кылабыз: учларны һәм бармакларны суга чылатып ике кул белән башны с…
Читать целиком⏳Дога кабул була торган вакытлар һәм урыннар 1 — Кадер кичендә. 2 — Төннең өченче өлешендә. 3 — Азан белән камәт арасында. 4 — Яңгыр яуганда. 5 — Җомга көненең бер өлешендә. 6 — Зәмзәм суы эчкәндә. 7 — Сәҗдә вакытында. 8 — Фарыз намазларыннан соң. 9 — Мөселман кардәшең яныңда булмаган вакытта аның өчен дога кылу. 10— Гарәфәт көнендә. 11 — Рамазан аенда. 12 — Золым кылынган вә җәберләнгән кешенең догасы. 13 — Ата-ананың баласына карата догасы. 14 — Мөсафир кешенең догасы. 15 — Ураза тотучының догасы. 16 — Авыз ачканда. 17 — Гадел имамның догасы. 18 — Изге баланың догасы. 19 — Кәгьбәтуллаһ эчендә, шулай ук хиҗер эчендә, чөнки ул Кәгьбәтуллаһның бер өлеше. 20 — Сафа һәм Марва калкулыкларында. ➡️ Якыннарыңа җибәр. 🕌Әниләр мәчете. Языл: ВК https://vk.ru/club236052240 МАХ https://max.ru/mec…
Читать целиком✍️Коръәндә искә алынган пәйгамбәрләр 1. Адәм — беренче кеше һәм беренче пәйгамбәр. 2. Идрис — каләм белән яза белгән беренче кеше. 3. Нух— үз халкын иманга чакырган, су басуыннан көймәдә коткарылган. 4. Һуд — Гад кавеменә җибәрелгән. 5. Салих — Сәмуд кавеменә җибәрелгән, аның могҗизасы дөя булган. 6. Ибраһим — күп пәйгамбәрләрнең атасы, утка ташланган, әмма Аллаһ тарафыннан коткарылган. 7. Лут — Ибраһимның туганнан туган энесе, үз халкын азгынлыктан кисәткән. 8. Исмәгыйл — Ибраһимның улы, атасы белән бергә Кәгъбәне төзегән. 9. Исхак — Ибраһимның улы. 10. Якуб — Исхакның улы. 11. Йосыф — Якубның улы, төшләрне юрау сәләтенә ия булган. 12. Әйюб — сынауларда сабырлык һәм ныклык күрсәткән. 13. Шогайб — үз халкын намуслы сәүдә һәм гаделлеккә чакырган. 14. Муса — аңа Тәүрат иңгән, исраил…
Читать целиком✍️ӘР-РАЗЗАК ИСЕМЕ БЕЛӘН ДОГА (РИЗЫК БИРҮЧЕ) 🤲🏻Йә Раббым, күңелем нәрсәгә мохтаҗ икәнен һәм тормышымда нәрсә хәерле булачагын Син яхшырак беләсең, Мин Сиңа Рәхмәтеңә өметләнеп мөрәҗәгать итәм һәм Сиңа ышанып тапшырам. 🤲🏻Әр-Раззак, Ризык бирүче Раббыбым, әгәр минем өчен ул хәерле булса, миңа хәләл һәм бәрәкәтле ризык бир һәм инде биргән нәрсәләреңә бәрәкәт сал. 🤲🏻Мине муллыкта шөкер итүче, көткәндә сабыр итүче һәм Сиңа тәвәккәл итүдә тыныч булырга өйрәт. 🤲🏻Күңелем миңа ирешмәгән нәрсәләр өчен борчылмасын. Үз колыңа кайчан, ничек һәм нәрсә бирергә икәнен Син яхшырак беләсең. 🤲🏻Әй Аллаһ, миңа яхшылык китерәчәк нәрсәне якынайт, һәм миңа билгеләнмәгән нәрсәне читкә тарт. Калебемне Синең карарың белән канәгать ит. Догамны Үз рәхмәтең белән кабул ит. ӘМИН🤲🏻 ➡️Бу доганы якыннарыңа җ…
Читать целиком