Пәйгамбәребезнең ﷺ хәдисләре белән танышу
Канал в MAX
«Сахих әл-Җәмигъ әс-Сагъир» һәм «Силсилә әл әхәдис әс сәхихә» җыентыгындагы хәдисләр белән танышу.
Загружаем канал…
Мы используем файлы cookie для работы сайта и аналитики посещаемости. Подробнее в Политике обработки данных и Правилах.
Канал в MAX
«Сахих әл-Җәмигъ әс-Сагъир» һәм «Силсилә әл әхәдис әс сәхихә» җыентыгындагы хәдисләр белән танышу.
Фото
Фото
٩١٠ — عن أبي موسى، قال: بعثني رسول الله ﷺ إلى اليمن، قلت: يا رسول الله! إن بها أشربة، فما أشرب، وما أدع؟ قال: وما هي؟ قلت: البتع والمزر. قال: وما البتع والمزر؟ قال: أما البتع؛ فنبيذ العسل، وأما المزر فنبيذ الذرة، فقال رسول الله ﷺ: «لا تشرب مسكراً، فإني حرمت كل مسكر». («الصحيحة» ٢٤٢٤). 531(910) — Әбу Муса болай дип сөйләгән: «(Шулай бервакыт) Аллаһның илчесе ﷺ мине Ямәнгә җибәрде һәм мин: “И Аллаһның илчесе! Анда төрле эчемлекләр бар, миңа нәрсә эчәргә, нәрсә эчмәскә?” – дидем. Ул ﷺ: “Нинди төр эчемлекләр?” – диде. Мин: “«Әл-битг» һәм «әл-мизр»”, – дидем. Ул ﷺ: “«Әл-битг» һәм «әл-мизр» нәрсә соң ул?” – диде. Мин: “«Әл-битг»ка килгәндә, ул су кушылган бал*, ә «әл-мизр» – ул су кушылган кукуруз”, – дидем. Шунда Аллаһның илчесе ﷺ: "Исерткеч эчемлекләр эчмә, дөреслектә, мин исертә торган бар …
Читать целиком٩٠٧ — عن جابر بن عبد الله، قال: «نهى النبي ﷺ يوم خيبر عن لحوم الحمر الأهلية، وأذن في لحوم الخيل». («الصحيحة» ٣٥٩). 529(907) — Җәбир бине Габдуллаһ сөйләгәнчә, Пәйгамбәребез ﷺ Хәйбәр көнендә йорт ишәгенең итен ашауны тыйган, ә ат итен куллануны рөхсәт иткән. 📚Силсилә Әс-Сахихә», 359.
Фото
https://max.ru/joincall/9t1bdMqFYHJZkBtVPlofExLGlKSW0m9k2JSo2YwGd_Y
Әссәләмү гәләйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһү. Бүген Пәйгамбәребезнең ﷺ сөннәте белән танышу мәҗлесен 13.15 үткәрәбез ин шәә Аллаһ. https://max.ru/channel_tatarhadislar
Фото
١٠٤٤ — عن أنس قال: قال رجل: يا رسول الله! إنا كنا في دار كثير فيها عددنا، وكثير فيها أموالنا، فتحولنا إلى دار أخرى، فقل فيها عددنا، وقلت فيها أموالنا. فقال رسول الله ﷺ: «ذروها ذميمة». («الصحيحة» ٧٩٠). 573(1044) — Әнәс хәбәр итте: «Бервакыт бер кеше Аллаһның илчесе ﷺ кырыена килеп әйтте: "Әй Аллаһның илчесе, без бер йортта яшәдек һәм без анда бик күп санлы идек, һәм шуңа карамастан мал-мөлкәтебез дә күп иде. Шуннан соң без икенче йортка күчеп киттек, һәм шунда яшәүчеләрнең саны кимеде, шулай ук малыбыз да кимеде. Шунда Аллаһның илчесе ﷺ әйтте: "Бу йортыгызны алмаштырыгыз!"». 📚Силсилә әс-Сахиха, 790.
Фото
١٠٣٨ — عن ابن عباس: أن رسول الله ﷺ قال: «الحلال بين، والحرام بين وبين ذلك شبهات، فمن أوقع بهن؛ فهو قمن أن يأثم، ومن اجتنبهن؛ فهو أوفر لدينه، كمرتع إلى جنب حمى، أوشك يقع فيه، لكل ملك حمى، وحمى الله الحرام». («الصحيحة» ٣٣٦١). 1038. Ибн Гәббәс хәбәр итте: "Аллаһның илчесе ﷺ әйтте: «Хәләл булган нәрсә билгеле һәм харам булган нәрсә дә билгеле, һәм харам белән хәләл арасында шикле нәрсәләр бар. Һәм кем дә кем шикле-шөбхәле гамәлләргә эләгә икән, аның гөнаһка эләгүе бик зур ихтимал. Һәм кем дә кем шикле гамәлләрдән саклана икән, бу аның дине өчен иминлерәк. Чынлыкта, шикле гамәлләргә эләгүче, тыелган җир кырыенда көтү көткән кешегә тиң. Һәм аның хайваны теләсә кайсы вакытта шунда керә ала. Һәм һәр хакимлек иясенең сакланган, тыелган урыны бар, һәм Аллаһның сакланган урыны– ул харам нәрсәләр".…
Читать целиком