КИШЕР БЕЛӘН ЭРЕМЧЕК пирогы🥕🥮 — 4 июня 2026 г. в 09:06:42.295
КИШЕР БЕЛӘН ЭРЕМЧЕК пирогы🥕🥮 Камыр өчен ✅ Катык (ряженка) ~ 1 стакан Сөтөсте (сметана) ~ 1 аш калагы Майонез ~ 1 аш калагы Тәменчә тоз, шикәр комы Чәй содасы ~ 0,5 чәй калагы Он ~ күпме ала Йомшак камыр килеп чыга (артык он белән тутырмыйбыз). Эчлек өчен✅ Чи кишер ~ 2 штук (зур) Эремчек ~ 500 г Шикәр комы ~ тәменчә Йомырка ~ 3 штук Ак май ~ 80-100 г Әзерлибез✅ 🌹Кишерне угычтан уыгыз, бераз гына су салып пешереп алыгыз, ак май кушып суы парга әйләнеп беткәнче пешерүне дәвам итегез. 🌹Суытып, кишергә эремчек, шикәр комы, йомырка кушып яхшылап болгатыгыз. Эчлек әзер! 🌹Барлык ингредиентларны тирән савытка салып, йомшак кына камыр басабыз. 🌹Пирогны (бездә бәлеш диләр) ясыйбыз, эчлекне салабыз, тагын берничә шакмак ак май өстәргә мөмкин, бөрәбез. 🌹Духовкага куябыз, йөзе кызарганчы 40~50 минут тирәсе пешерәбез. Чәйләрегез тәмле булсын☕️ Саклап куярга һәм дусларыгызга җибәрергә онытмагыз🔘 Рецепт ошады исә❤️

