🍅Кышка (вяленые) киптерелгән помидорлар🍅 — 7 августа 2026 г. в 10:08:59.932
🍅Кышка (вяленые) киптерелгән помидорлар🍅 (Рецепт белән икетуган сеңлем бүлеште❤️) Үзем гел шушы рецепт белән 4~5 банка ясыйм👍 Кышын брускетталар (бутербродлар) ясап ашарга шәп🔥 КИРӘК: 💙сливасыман формадагы кызарып пешкән итләч помидорлар 💙0,5 чәй калагы шикәр комы 💙тәменчә тоз, ”прованс үләннәре” тәмләткече 💙базилик яки розмарин экстракты кушылган көнбагыш мае 💙3 теш сарымсак. ӘЗЕРЛИБЕЗ: 💙Помидорларны яхшылап юабыз һәм сөлгегә тезеп киптерәбез. 💙Әзер помидорларны урталай бүлгәлибез дә, пергамент кәгазе җәелгән формаларга бер-берсенә тыгызлап тезәбез. 💙Алар өстенә 0,5 чәй калагы шикәр комы, тәменчә тоз, "Прованс үләннәре" тәмләткечен сибәбез. 💙Алга таба помидорлар тезелгән формаларны 100 градуска кадәр җылытылган духовкага яки сушилкага куябыз. 💙Духовканың ишеген бераз ачык калдырып, помидорларны 6 сәгать тирәсе киптерәбез.Шул вакыт эчендә көеп китмәсеннәр өчен аларны гел карап торабыз. 💙Ул арада тирән савытка көнбагыш мае салып, кайнап чыкканчы уртача утта тотабыз һәм кечкенә банкаларга тыгызламыйча, сарымсак белән чиратлаштырып тутырылган помидорлар өстенә коябыз. 💙Боргычлы капкачлар белән ябып, суыткычка куябыз. Кыш көне киптерелгән, хуш исле помидорлардан🍅 авыз итәбез! Тәмле булсын😋 Саклап куегыз📎 Рецепт ошаса 💙

