ФИННАРЧА КЫЯРЛАР🥒 — 7 августа 2026 г. в 09:56:01.310
ФИННАРЧА КЫЯРЛАР🥒 Озаклап, мәшәкатьләнеп торасыгыз килмәгәндә, кыяр ябу өчен шушы рецептны сайлагыз👌 КИРӘК👇 ✅Кыярлар - 2,5 кг МАРИНАД👇 ✅Су - 1,5 л ✅Тоз - 3 аш калагы ✅Шикәр комы - 200 г ✅Горчица орлыклары (семена горчицы) - 2 чәй калагы ✅Дәфнә яфрагы (лавр.лист) - 3 штук ✅6%лы уксус - 250 мл Әни❤️1,5 чәй калагы куркума да өстәгән. ӘЗЕРЛӘҮ👇 ✔️Кыярларны әйбәтләп юабыз, 3 сәгать салкын суда тотабыз ✔️Кыярларны, фигуралы пычак ярдәмендә, берничә өлешкә бүләбез ✔️Зур тазга яки кәстрүлгә су, тоз, шикәр комы, горчица орлыклары һәм дәфнә яфраклары салабыз, кайнау хәленә җиткерәбез ✔️Уксус өстибез, болгатабыз ✔️Кайнап торган маринадка кыярлар салабыз ✔️Кыярлар төсен үзгәрткәнче, 3-4 минут пешереп алабыз ✔️Алдан стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз, капкачлыйбыз Кетердәп торган, бик тәмле кыярлар әзер🔥 Тәмле булсын!

