Сироптагы җиләкләр🍓 — 11 июня 2026 г. в 07:53:01.393
Сироптагы җиләкләр🍓 Сез дә тоясызмы ул җиләк исен, җиләк тәмен, дуслар🍓 Җиләк сезоны да җитә бит, Аллаһы боерса🙏 Кирәк: 1 кг җиләккә 600 г шикәр комы,500 граммлы банкалар., капкачлар Әзерлибез: ☑️Җир җиләген чистартабыз, салкын суда юабыз һәм шикәр комы салып төнгелеккә калдырабыз. ☑️Иртән җиләкләр салынган савытны салмак утка куеп, кайнап чыккач 10 минут пешереп алабыз, күбеген җыябыз. Суытабыз. ☑️Янәдән утка куеп, кайнап чыккач,5 минут пешереп алабыз.Жиләкләрне артык болгатмыйбыз, алар бөтен көе калсын. ☑️Массаны кайнар килеш стерильләштерелгән 0,5 литрлы банкаларга тутырабыз, капкачлап җылы әйбергә төрәбез. Сиропны чәйгә салып эчәргә,🍓ә җиләкләрен бөтен көе ашарга була. Тәмле булсын! Саклап куегыз📌

