Хәзер сезоны булмаса да, бабакай ❤️баскан киез итекләрне искә алып, балачагыма кайтып к... — 17 июня 2026 г. в 10:31:01.644
Хәзер сезоны булмаса да, бабакай ❤️баскан киез итекләрне искә алып, балачагыма кайтып килдем әле Ул елларның зәмһәрир салкын һәр кышы❄️бабакаебыз басып биргән киез итекләр белән нык бәйле иде. Ул балта остасы гына түгел, менә дигән итекче дә булып күрше~ тирә авылларга🏡танылган. Аның кулында һәр пар итек сәнгать әсәренә әйләнгән❤️👍өлкәннәр өчен дә, без-бала-чагалар өчен дә үзләре җылы, үзләре матур, үзләре уңайлы итекләр... Һәр киез итек артында бабакайның💙осталыгы гына түгел, аларны матурлауга, үзенчәлекле, башкаларныкыннан аерылып торырлык итүгә әбекәебезнең❤️ дә өлеше кергәнен без бик яхшы белә идек. Безнең күңел булсын дип, әбекәй киез итекләргә чәчәкләр, чияләр,🍒🍏алмалар чигә торган иде. Алай гына да түгел, иң мөһиме, кул җылысын өстәп башкара иде ул бу шөгылен. Әлеге җылылык бүгенге көнгәчә күңел түрендә саклана. Хәзер инде итекләрне бик киюче дә юк, әмма балачакның җылы истәлекләре күңелләрдә мәңге саклана.❤️ Сез дә хәтерегездә яңартыгыз әле бу онытылмаслык матур хатирәләрне, дуслар❤️ Истәлекләрегез белән бүлешсәгез дә ярый📝 Итек кияргә ярата идегезме соң❓ Әлбәттә💜 Юк ла🙁

