КИШЕР КЕКСЛАРЫ🥕
КИШЕР КЕКСЛАРЫ🥕 Кирәк: Кишер (кыргычтан үткәреп) ~ 250 г Шикәр комы ~ 150-180 г Он ~ 200 г Көнбагыш мае ~ 150 г Йомырка ~ 3 штук Разрыхлитель - 2 чәй калагы Корица - 1 чәй калагы Бер чеметем тоз Ванилин Әчтерхан чикләвеге, апельсин цедрасы, йөзем җимеше кушарга мөмкин✅ Әзерләү: 1. Духовканы 180 градуска кадәр җылытып куябыз. Әчтерхан чикләвеген духовкада кыздырып алабыз. Йөзем җимешен кайнар суга салып алабыз, киптерәбез. 2. Йомырка белән шикәр комын агарганчы күпертәбез, көнбагыш мае өстәп күпертүне дәвам итәбез. 3. Коры ингредиентларны (он, ванилин, корица, разрыхлитель, тоз) бергә кушып болгатабыз, илибез. 4. Йомыркалы масса белән коры ингредиентларны лопатка ярдәмендә астан өскә таба әкренләп бергә болгатабыз. Озак болгатасы юк❗️ 5. Иң соңгы этапта кишер, әчтерхан чикләвеге яки йөзем җимеше кушып болгатып бетерәбез. 6. Әзер камырны формаларга бүлеп салабыз, савытларны 0,8-1 см тутырып җиткермибез. ⏰Духовкада 35-40 минут пешерәбез. Вакытны үз духовкагызның ничек эшләвенә карап көйлисез. Бик тәмле, йомшак кекслар әзер😋 Суынгач, өсләренә глазурь сыларга мөмкин. Глазурь⤵️ Творожный сыр ~ 200 г Ак май ~ 50 г Шикәр пудрасы ~ 80-100 г Ванилин Әзерләү: Бүлмә температурасындагы йомшак ак майны шикәр пудрасы белән 2-3 минут күпертәбез. Творожный сыр, ванилин өстәп, күпертеп бетерәбез. Суынгач, кексларга сылыйбыз. Тәмле булсын!🥰