Монысы 1 вариант👇👇👇
Монысы 1 вариант👇👇👇 КАБАЧКИ ИКРАСЫ😋 КИРӘК: 💙Кабачки – 3 кг 💙Суган – 0,5 кг 💙Помидор – 0,5 кг 💙Болгар борычы – 3 штук 💙Кабачкиларны 1 см калынлыгында, помидор һәм суганны боҗралап турыйбыз. 💙Болгар борычын зур кисәкләргә бүлгәлибез. 💙Яшелчәләрне зур листка тезеп, кызган духовкага 1,5-2 сәгатькә пешерергә (запекать!) куябыз. Бер сәгать фольга астында пешсә дә була. Калган вакытны фольганы ачып пешеп бетә. 💙Вакыт узгач, яшелчәләрне зур кәстрүлгә салып, погружной блендер белән пюре хәленә килгәнче ваклыйбыз. Аннан соң⬇️ 💙Иссез көнбагыш мае – 200 г өстәп, 1 сәгать болгата-болгата пешерәбез. Вакыт узуга тагын🔽 🔆Томат пастасы – 5 аш калагы 🔆Шикәр комы – 0,5 стакан 🔆Тоз – 2 аш калагы 🔆Сарымсак – 3 теш (пешеп бетәргә 5 минут кала салабыз) 🔆Яшеллек (укроп, петрушка) – вак итеп туралган 🔆Төелгән кара борыч – тәменчә 🔆Майонез (өстәмәскә дә була). Мин салмыйм. 💙Яхшылап болгатып, тагын 1 сәгать пешерәбез. Телеңне йотарлык бик тәмле икра әзер!😋 Бер банкасы да артып калмый. Чын әйтәм!💯 Стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкачлап куябыз🩶 Саклап куеп сез дә пешереп карагыз әле, дуслар📌 Ошаса💚