ТАРЫ БЕЛЕННӘРЕ🥞🍯
ТАРЫ БЕЛЕННӘРЕ🥞🍯 Бу рецептны язуда керткән идем инде, камыр ясалышын видеода да куям.📸📲Нык тәмле!😋Чыы-нлап әйтәм... КИРӘК⤵️ Ачыткы (опара өчен): 🔸Он (мука) ~2,5 стакан 🔸Чүпрә (дрожжи) ~ 25-30 г 🔸Сөт (молоко) ~ 0,5 л Болгатып, 15 минутка калдырабыз, күперә Камыр өчен: 🔸Йомырка (яйца) ~ 5 штук 🔸Ак май (слив.масло) ~ 50 г Йомырканың сарысын агыннан аерабыз Тары боткасы: 🔸Ярма ~ 1,5 стакан 🔸Сөт ~ 1,5 ст 🔸Су ~ 1,5 ст 🔸Тоз ~ 1 чәй калагы 🔸Шикәр комы ~ 1 аш калагы ӘЗЕРЛИБЕЗ⤵️ ✔️Тары ярмасыннан ботка пешерәбез. Суытып, погружной блендер белән төерләр калмаслык итеп ваклатабыз. ✔️Шуңа йомырка сарысы, эретелгән ак май, ачыткы салып яхшылап болгатабыз, күперергә калдырабыз. ✔️Аерым савытта йомырка агын бераз күпертәбез, шуңа 1 аш калагы шикәр комы өстәп, күпертеп бетерәбез (күпергән йомырка агы видеодагыча савыттан төшмәскә тиеш❗️) ✔️Беренче массага йомырка агын салып, үзара әкренләп, астан өскә таба, 15 минутка күперергә калдырабыз. Бүтән болгатмыйбыз‼️Пешерәбез, чәйләрегез тәмле булсын☕️ Әйтеп бетергесез тәмлеләр😋пешермичә калмагыз Саклап куегыз!📌Рецепт ошаса, ❤️куярга онытмагыз!