🥮ЭРЕМЧЕКЛЕ ПЕЧЕНЬЕЛАР🥮
🥮ЭРЕМЧЕКЛЕ ПЕЧЕНЬЕЛАР🥮 (безнеңчә пичинҗә) Монысы кыскача видео, кемнәргә шулай карау уңайлырак🙌 Бик җайлы әзерләнә, авызда эри🔥 Камыр өчен👇 Йомырка ~ 1 штук Ак май ~ 100 г (йомшак) Шикәр комы ~ 50 г Ярты лимон цедрасы Разрыхлитель ~ 1 чәй калагы Он ~ 180 г тирәсе (берничә этапка бүлеп салыгыз‼️) Эчлек өчен👇 Творог (эремчек) ~ 150-180 г Шикәр пудрасы ~ 1 аш калагы Посыпка👇 Ярты лимон цедрасы, бер чәй калагы шикәр комы. Әзерләү👇 🔅Бүлмә температурасындагы йомшак ак майга шикәр комы салып болгатабыз. Йомырка, лимон цедрасы һәм коры ингредиентларны кушып, камыр басабыз. 🔅Әзер камырны якынча 50 г кисәкләргә бүләбез, һәрберсен җәябез, түгәрәк уртасына эремчекле эчлек салабыз, эчтә калырлык итеп чеметәбез. 🔅Печеньеларны формага тезәбез, посыпка сибәбез ⏰180 градуска кадәр җылытылган духовкада 25 минут пешерәбез. Тәмле булсын☕️