Перейти к содержимому
Максиметер

Мамыктай йомшак эремчекле КЕКСЛАР рецебын кабатлап куям 🥮

Мамыктай йомшак эремчекле КЕКСЛАР рецебын кабатлап куям 🥮 КИРӘК⤵️ Шикәр комы - 1 стакан (сахар) Йомырка - 3 штук (яйца) Эремчек - 200 г (творог) Ак май - 200 г (сливочное масло) Кукуруз крахмалы - 0,5 стакан (кукурузный крахмал) Он - 1 стакан (мука) Сода - 1 чәй калагы (гаш. уксусом) Йөзем яки шоколад - 100 г (изюм или шоколад) ӘЗЕРЛИБЕЗ⤵️ Йомырканы шикәр комы белән туглыйбыз. Эретелгән ак май, эремчек, крахмал, сода, он өстибез һәм яхшылап болгатабыз. Кайнар суда тотылган йөзем яки шоколад өстәп, янәдән болгатып алабыз. Әзер камырны кекс формаларына салабыз. 180 градуска кадәр җылытылган духовкада йөзе кызарганчы пешерәбез, якынча 25 минут үтә. Чәй тәме әзер ☕️Тәмле булсын! Саклап куярга онытмагыз✅ Рецепт ошаса🩵калдырырсыз, дуслар!

1 081 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

13 595 подписчиков · Медиа

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.