ИТЛЕ ПИРОГ🥮
ИТЛЕ ПИРОГ🥮 Камыр өчен👇 Йомырка ~ 4 штук Тоз ~ 0,5 чәй калагы Кефир ~ 200 г Сметана ~ 200 г Разрыхлитель ~ 13 г Он ~ 200 г тирәсе Камыр куе сметана кебек булсын.✅ Эчлек өчен👇 Фарш ~ 400 г Суган ~ 1-2 штук Сарымсак ~ 3-4 теш Тоз ~ тәменчә Яшеллек (үзегезгә нинди ошый) Әзерләү👇 ✔️Йомырка, тоз, кефир, сметана ~ барысын бергә кушып болгатабыз. Коры ингредиентлар (он, разрыхлитель) кушып, болгатып бетерәбез. ✔️Күркә (тавык, сыер) итеннән фаршны көнбагыш маенда 15 -20 минут кыздырып алабыз, суган өстәп тагын 7 минут кыздырабыз. ✔️Укроп, сарымсак салып, 3-5 минут пешерүне дәвам итәбез. ✔️Майланган табага камырның яртысын агызабыз, эчлекне таратабыз, камырның икенче өлешен ит өстенә тигез итеп бушатабыз ⏰Пирогны 180 градуска кадәр җылытылган духовкада 35 минут пешерәбез. (Пешерү вакытын духовкагызның ничек пешерүенә карап, көйләрсез) Тәмле булсын!😋 Саклап куярга онытмагыз!🔗