СЫРЛЫ~ИТЛЕ РУЛЕТ😋
СЫРЛЫ~ИТЛЕ РУЛЕТ😋 Эчлек ⤵️ 3 эре кишерне эре угычтан үткәрдем, зур суганның 1/2 өлешен шакмаклап турадым, әз генә көнбагыш мае салып әкрен утта 25 минутлап кыздырдым. Тозлы суда пешкән гөмбәне вакладым, кишер белән суган янына кушып, тагын 5 минут кыздырдым.✅ Рулет эчлегенә тавык филесын да кичтән әзерләп куябыз🍗 Төп өлеш (основа)⤵️ Каты сыр ~ 400 г Йомырка ~ 5 штук Сливки 33% ~ 100 мл Әзерлибез: 🌮Сырны вак угычтан үткәрәбез, йомырка, сливки яки сметана кушабыз. Духовканы алдан кабызып куябыз, формага пищевая бумага җәеп, массаны шунда таратабыз✅ Пешкәч, чиста пищевая бумагага әйләндереп салабыз да, кайнар килеш шул ук кәгазенә төреп куябыз, тастымал белән урыйбыз, суынганчы тора. Силиконизированная бумага минем, аңа ябышмый.😋 Суынгач, тавык филесын тезәбез, аңа кишер+суган+гөмбәдән торган эчлекне таратабыз.✅Эчлеккә укроп та сибеп җибәрергә була😋🙌 Әйбәтләп, тыгызлап шул ук пищевая бумага, аннан соң фольгага төрдем, 180 градуска кадәр җылытылган духовкага куеп җибәрдем. Минекендә 30 минут пешә⏰ Үзе матур, тәмле булып кызарып пешә, авыздан сулар килерлек.😋🌮 Рулет 1,5 кг тирәсе чыкты. Тәмле булсын!😋 ❤️һәм кайтавазларыгыз (обратная связь) өчен рәхмәт!
Канал в каталоге Максиметера
13 610 подписчиков · Животные