Каен җиләген җыю зур түземлек һәм осталык сорый, әле урынын да таба белергә кирәк. Шуңа... — 10 июня 2026 г. в 14:13:23.476
Каен җиләген җыю зур түземлек һәм осталык сорый, әле урынын да таба белергә кирәк. Шуңа без каен җиләген танышыбыздан сатып кына алабыз (дустым Алсинә җыя, Имәнкискә якларыннан). Каен җиләгенең файдасы бик күп, дуслар: - кандагы шикәрне киметә, диабеттан шифасы бар; -азканлылыктан, -гастрит, ашказаны һәм уникелле эчәк җәрәхәтеннән, -үт юлындагы һәм бөердәге ташларны эретү, -йөрәккә илтүче кан тамырлары атеросклерозыннан, -югары кан басымы, остеохондроз булганда шифасы бар. Каен җиләгенә йөрисезме, сатып кына аласызмы? Сезнең якларда күпмедән йөри бәясе? Безнеке ялгышмасам литры 1200 дэн булды.

