АЛТЫН МЫЕК (ЗОЛОТОЙ УС) ДӘВАЛЫЙ — 2 сентября 2026 г. в 06:13:35.189
АЛТЫН МЫЕК (ЗОЛОТОЙ УС) ДӘВАЛЫЙ "Моннан 15 еллар элек аутоиммунный чирләр баш калкытты. Организмда кай җирне карасаң да - бар жирдә дә отклонение иде. Миңа ул вакытта Огорков китабы очрады һәм мин, ныклап өйрәнеп , әлеге гөлне эзләп таптым. Чын күңелдән ышанып, сәламәтлек өстендә эшли башладым. Китабы "Исцели себя" дип атала ,ялгышмасам. Настойкасын да ясадым, яфракларын шул көе дә ашадым,аяк - кулларга сыладым. Ниләр генә кыланмадым. Кан тамырлары кысылып беткән иде, сосудистый хирург гангрена киткэн, кисәргә туры киләчәк дигән иде. Калган чирләрне әйтеп тә торасы юк. Бу сүзләрне ркб больницасы әйтеп кайтарды. Аллага шөкер,кул - аякларым да исән, организмны жайга салдым. Елга ике тапкыр больницаларда лечение алдым, биш ел тирәсе. Һәм шуны аңладым: организм бербөтен , уең, күңелең , тәнең бер сызыктан бармаса, врачлар сина берничек тә ярдәм итә алмый. Чирләрне без үзебез барлыкка китерәбез. Һәм үзебез көрәшергә тиеш. Шул вакытта гына җиңү яулый аласың ..Һәм уколларга караганда үләннәрнең файдасы,шифасы күбрәк!" Язылучыбыз Хәмдия Султанова уртаклашты, рәхмәт ❤️

