КИСЛОРОД КОКТЕЙЛЕ эчеп караганыгыз бармы, дуслар? — 5 сентября 2026 г. в 05:04:28.980
КИСЛОРОД КОКТЕЙЛЕ эчеп караганыгыз бармы, дуслар? Аны хәзер балалар бакчасында да бирә башладылар (өстәмә түләү шарты белән). Кислород коктейле -кислородка туенган күбекле коктейль. Нигезендә- сок яки үлән кайнатмасы, яки сироп . Катнашманы кислород белән тутыру һәм тотрыклы күбек алу өчен махсус аппарат аша үткәрәләр. Файдасы : ✔️ашказаны-эчәк тракты аша организмга өстәмә кислород китерә. гипоксиядән (кислород җитмәү) булыша, ✔️баш мие эшенә ярдәм итә, арыганлыктан, ✔️иммунитетны ныгыта, шуңа да аны яшь буынга киңәш итәләр, олыларга да яхшы була һ.б. Гөлшат Атнагулова ❤️- кулланып карадык 👍- юк, кулланган юк

