“Сабантуй” стендлы ату үзәгендә спортинг-компакт буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышт... — 23 июня 2026 г. в 10:18:37.899
“Сабантуй” стендлы ату үзәгендә спортинг-компакт буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбеннән, Казан шәһәреннән, Киров өлкәсеннән, Удмуртия һәм Чувашия республикаларыннан килгән спортчылар көч сынашты. Ярыш барлыгы 3 категориядә үтте: “А” категориясе – “КМС” һәм аннан югарырак категорияләре булган спортчылар; “В” категориясе – разрядлы спортчылар; “С” категориясе – разрядлары булмаган спортчылар; Ярыш нәтиҗәләре: “А” категориясендә: 1 урын – Теплый Николай (Казан шәһәре) 2 урын – Ибатуллин Айрат (“Сабантуй” спорт мәктәбе) 3 урын – Веретенников Александр (Казан шәһәре) “В” категориясендә: 1 урын – Решетников Виталий (Киров шәһәре) 2 урын – Котилевский Алексей (Казан шәһәре) 3 урын – Мясников Сергей (Можга шәһәре) “С” категориясендә: 1 урын – Лотфуллин Айрат (Актүбә штп) 2 урын – Каримов Эмиль (“Сабантуй” спорт мәктәбе) 3 урын – Фалалеев Владимир (Киров шәһәре) Җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар грамота, медаль һәм кубоклар белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләрне уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз.

