Галимҗановларның укытучылар династиясенә нигез 20 гасыр башларында ук салына. — 23 июня 2026 г. в 08:01:02.139
Галимҗановларның укытучылар династиясенә нигез 20 гасыр башларында ук салына. Әнинең әтисенең абыйсы Галиев Госман Гали улы (1906 елгы) 7 еллык Сатыш урта мәктәбен тәмамлап, Арча педагогик училищесына укырга керә һәм Сатыш авылына тарих укытучысы булып билгеләнә. 1942 елда Госман Гали улы мобилизацияләнә һәм 34-нче укчы полкка билгеләнә. 1942 елның 15 сентябрендә ул вафат була. Волгоград шәһәрендә җирләнә. Исеме мәңгеләштерелә. 1946 елның 26 февралендә Сатыш авылында әнием Хөсәенова Затия Хөсәен кызы (Галимҗанова) дөньяга килә. 1961 елда 8 класстан соң Арча педагогик училищега укырга керә, аны тәмамлагач, Килдебәк мәктәбенә география, сызым дәресләре укытырга билгеләнә, ә 1968 елда Сатыш урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлый. Шул ук вакытта читтән торып Йошкар-Ола шәһәрендәге педагогик университетка укырга керә һәм югары белемле укытучы категориясенә ия була. Мандолинада уйнарга Арча училищесында өйрәнә, бу музыка уен коралы белән күп кенә концертларда, бәйрәмнәрдә катнаша. Тулырак САЙТЫБЫЗДА укыгыз https://saby-rt.ru/news/bezg%D3%99-yazalar/magarifka-bagyslangan-gomer-1781857139

