🌿☀️Бу атнада районыбызда балалар өчен тагын бер кызыклы һәм әһәмиятле чара – “Ура, ав... — 29 июня 2026 г. в 18:49:39.278
🌿☀️Бу атнада районыбызда балалар өчен тагын бер кызыклы һәм әһәмиятле чара – “Ура, авылга!” дигән проект старт алды. 🌸Ул ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм “Алдынгылар хәрәкәте” Бөтенроссия иҗтимагый - дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге ярдәмендә гамәлгә ашырыла. 🌸Әлеге лагерьлар авыл җирлекләрендә бушлай оештырыла һәм шәһәрдән әби-бабай янына ял итәргә кайткан балаларга чын татар мохитендә яшәргә, туган телдә аралашырга мөмкинлек тудырачак. 🌸Безнең районда “Ура, авылга!” проекты Тимершык, Мишәбаш һәм Эзмә авылларында башланып китте. Балалар өчен проект барышында милли уеннар, милли бизәкләр төшерү, кул эшләре буенча остаханәләр эшләячәк, тарихи, истәлекле урыннарга җәяүле сәяхәтләр оештырылачак, җирле язучылар, шагыйрьләр белән очрашулар үткәреләчәк. 🌸Лагерьга шул җирлектә яшәүче балалар да кушыла ала. Смена Иләбәр авылының Сабантуй мәйданында күңелле бәйрәм белән төгәлләнәчәк. Чарага танылган җырчыбыз Сәидә Мөхәммәтҗанованың килүе дә көтелә. 🖋 Илмира Галимуллина

