28 июньдә Ижау ипподромы территориясендә татар һәм башкортларның иң зур милли бәйрәмнәр... — 29 июня 2026 г. в 18:30:00.932
28 июньдә Ижау ипподромы территориясендә татар һәм башкортларның иң зур милли бәйрәмнәренең берсе — Сабантуй булып узды.🎉 Кунакларны халык уеннары, спорт ярышлары, артистлар чыгышлары, традицион ат спорты ярышлары һәм мастер-класслар көтте. Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Саба районы мәдәният хезмәткәрләре делегациясе составында агач әйберләргә рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. 👍 Ижевск шәһәре башлыгы Чистяков Дмитрий Александрович та мастер-класста катнашты.❤️ Барлык катнашучылар рәсем ясау процессыннан һәм үз эшләнмәләрен ясаудан бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар. 🎉

