🌸 Шәмәрдәндә яшәүче Сәрия Фәхретдинованы 95 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбилярны ... — 14 июля 2026 г. в 11:00:03.625
🌸 Шәмәрдәндә яшәүче Сәрия Фәхретдинованы 95 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова котлады. 🌸 Фахретдинова Сәрия Шаяхмәт кызы 1931 елның 13 июлендә Югары Утар авылында туган. Башлангыч белемне Югары Утар мәктәбендә, аннары Керәнне авылының 10 еллык мәктәбендә 7 сыйныф белем алган. 🌸 Әтисе фин сугышыннан кайтуга үлеп китә. Әниләре кулында биш бала калалар. Ачлык елларында Монголия якларында 6 ел колхозда эшли. Аннары туган якларына әйләнеп кайталар. 🌸 Югары Утар колхозында эшли, 1956 елда кияүгә чыгып, тормыш иптәше белән Шәмәрдәндә яши башлыйлар. Загозтзернода 10 ел төрле эшләрдә хезмәт куя. Аннан соң Промкомбинатта швея-моторист булып эшләп, 1985 елда лаеклы ялга чыга. 🌸 Тормыш иптәше белән 4 бала үстерәләр. Кызганычка каршы, олы малайлары вафат була. 2005 елда тормыш иптәше дә мәңгелеккә күчә. Бүгенге көндә улы – Расим Аглиулла улы белән гомер кичерә. Сәрия Шаяхмәт кызының 9 оныгы һәм 16 оныкчыгы бар.

