🌿🌼Туктар авылы клубы каршында, клуб мөдире Гүзәл Мәүлетова һәм китапханәче Ләйсән Рәк... — 23 июля 2026 г. в 07:57:32.242
🌿🌼Туктар авылы клубы каршында, клуб мөдире Гүзәл Мәүлетова һәм китапханәче Ләйсән Рәкыйпова «Яшьлегемә кайтыр идем...» дип исемләнгән кич утыру уздырдылар. 🌿🌼Элегерәк заманнарда авылларда, җәй көннәрендә, котүләр кайткач, капка төпләрендә кич утыралар иде. Шул чакларны искә төшереп, әлеге чарага авылдашлар бик теләп кушылдылар. Авылга гармун тавышы таралды, күңелле җырлар җырланды. Уеннарда катнашып, жырлар җырлап күңел ачты авыл халкы. 🌿🌼Авыл халкы, капка төбендә кич утырулар дәвамлы булсын иде, дигән теләктә, күтәренке кәеф белән, өйләренә таралышты.

