🌸 Олы Кибәче авылында яшәүче Хәсәнова Бибикадрия Гомәр кызы 90 яшьлек күркәм юбилеен б... — 23 июля 2026 г. в 07:48:54.362
🌸 Олы Кибәче авылында яшәүче Хәсәнова Бибикадрия Гомәр кызы 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп узды. 🌸 Хөрмәтле юбилярны Саба районы социаль яклау бүлеге белгече Дилә Ибраһимова, Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин һәм Кибәче бригадасы җитәкчесе Раил Шәймәрданов котладылар. 🌸 Хәсәнова Бибикадерия Гомәр кызы 1936 елның 22 июлендә Олы Кибәче авылында туган. Бөек Ватан сугышы башлангач, авылның бар ир-егетләре белән беррәттән, тормыш иптәшен Гарифә апаны, 3 баласын калдырып, әтиләре Гомәр абый да сугышка китә һәм кире әйләнеп кайтмый. 🌸 Бибикадерия апа сугыш вакытының барлык авырлыкларын, әчесен-төчесен бала җилкәсе белән күтәргән кеше. Басуда чөгендер арасын эшкәртү, алу, бәрәңге җыюда катнаша, кычыткан, кузгалак, балтырган һәм төрле үләннәр җыя. Басу эшләре беткәч, черек бәрәңге җыеп туклана ул. 🌸 Олы Кибәче авылы егете Мәксуд Хәсәнов белән тормыш корып яши башлыйлар. Бер-бер артлы 3 бала табып, тәрбияләп үстерәләр. Бибикадерия апа Икшермә совхозында Кибәче бүлекчәсендә 14 ел фермада эшли, аннан соң лаеклы ялга чыкканчы совхоз конторасында җыештыручы булып эшли. Бүгенге көндә улы Ризван гаиләсе белән гомер кичерә, 4 оныгы, 6 оныкчыгы бар.

