🎞 Элекке фотосурәтләр белән кызыксынганда фотограф хезмәтенең тарих өчен әһәмиятле уры... — 21 августа 2026 г. в 13:01:02.133
🎞 Элекке фотосурәтләр белән кызыксынганда фотограф хезмәтенең тарих өчен әһәмиятле урын тотуын аеруча яхшы аңлыйсың. Алар кешеләр, вакыйгалар, мәдәният һәм җәмгыять турында белем алу өчен кыйммәтле чыганак. 🎞 Фотолар безгә үткәнебезне күрергә һәм аны күзалларга ярдәм итә. Фотолар кайчак сүз белән әйтеп булмаганны да тасвирлап бирә. Без күп нәрсәне чагыштыруларда яхшырак кабул итәбез. Элек ничегрәк булган, ни рәвешле тормыш иткәнбез, хәзер ничек? 🎞 Чагыштырулар – белем алуның мөһим коралы, бу алым, анализ ясарга һәм нәтиҗәләр чыгарырга ярдәм итә. Алар үсеш процессын вакыт диапазонында ачып бирә. 📸 Моның шулай икәнлеген түбәндәге фотосурәтләргә күз салсаң да, яхшы аңлыйсың. Сулдагы фотода узган гасырның 60нчы елларында төшерелгән Татарстан урамын күрәбез. Көз ае, резина итек кунычына кадәр җитәрлек пычрак. Ул елларда автомашиналар аз йөрсә дә, тирән колея барлыкка килгән. Батып та калучылар булган. 📽 Бу фотоны шушы урамдагы йортларның берсендә яшәгән Хәбибрахман Кәримов төшергән. Хәйран вакыт узса да, сурәт яхшы сакланган, саргаймаган диярлек. 🎞 Әлеге чорда фотография белән шөгыльләнүчеләр аз булган. Район тормышының күп мизгелләре Хәбибрахман Кәлимулла улы тырышлыгы белән тарихка кереп кала. Ул җитәкче урыннарда эшләде, типография директоры да булды. Ә фотография аның гомерлек мавыгуына әверелде. “Саба таңнары” газетасы битләрендә дә күпләгән фотосурәтләре урын алды. ❓Фотода Татарстан урамының хәзерге күренеше. Үзгәрешләр күз алдында, җир белән күк аермасы дияргә була. Ә сез ул чорда яшәр идегезме?

