📚🍁 Хөрмәтле укытучылар, укучылар, әти-әниләр! Сезне Белем көне, яңа уку елы башлану б... — 1 сентября 2026 г. в 05:17:27.216
📚🍁 Хөрмәтле укытучылар, укучылар, әти-әниләр! Сезне Белем көне, яңа уку елы башлану белән котлыйбыз! 📖 1 сентябрьдән мәктәп бусагасын тәүге кат атлап кергән беренче сыйныф укучылары өчен дә, алларында төрле сынаулар һәм һөнәр сайлау бурычы торган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дә, киләчәккә үз юлын салучы студентлар өчен дә тормышның яңа сәхифәсе башлана. 🖋 Әлеге уку елы күңелле вакыйгаларга һәм иҗади ачышларга бай булсын. Барлык хыялларыгыз чынга ашсын, бәхет, нык сәламәтлек, үз-үзегезгә ышаныч һәм уңышлар юлдаш булсын! Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

