Утыз ел вакыт узса да, йөрәкләрдә — яшьлек: Эзмә мәктәбен тәмамлауга 30 ел тулуга багыш... — 5 сентября 2026 г. в 19:45:38.701
Утыз ел вакыт узса да, йөрәкләрдә — яшьлек: Эзмә мәктәбен тәмамлауга 30 ел тулуга багышланган сыйныфташлар очрашуы хатирәләрне кабат яңартты "Быел 1996 елда Эзмә урта мәктәбен тәмамлаган сыйныфташлар очрашуга җыелдык. Безнең сыйныфта барлыгы 29 укучы белем алды: 19 егет һәм 10 кыз. Бүген, кызганычка каршы, өч сыйныфташыбыз – ике егет һәм бер кыз арабызда юк инде. Аларны без һәрвакыт якты хатирәләр белән искә алабыз. Очрашуны туган мәктәбебездән башладык. Мәктәп бусагасын атлап керү белән, барыбыз да кабат балачакка кайткандай булдык. Коридорлардан йөрдек, ашханәбезне карадык, кайчандыр безне сыендырган парталарыбыз артына утырдык, сыйныф бүлмәсендә хатирәләрне яңарттык. Күп сөйләштек, көлдек, мәктәп елларын искә төшердек. Бу көндә безнең белән кадерле класс җитәкчебез — Усманова Әминә Габдрахман кызы да бергә булды. ✍️ Әлфинә Хөсәенова Дәвамын САЙТЫБЫЗДА укыгыз 👈🏼

