🚗 Ел саен Өлкәннәр көне алдыннан Сабада “Автобабай” бәйгесе уздыру – матур традиция. Ә...
🚗 Ел саен Өлкәннәр көне алдыннан Сабада “Автобабай” бәйгесе уздыру – матур традиция. Әлеге чарага старт бирелгәненә инде 13 ел узган. 🚖 Ул вакытта районның беренче “Автобабае” булып 104нче һөнәри-техник училищеда директор булып эшләгән җитәкче-ветеран Хәлил Абдуллин танылган иде. Аңа видеорегистратор бирелде. 🚘 Быелгы бәйгедә исә яшьләре 60тан узган 9 “Автобабай” катнашты. Байтагы гомер буе машина йөрткән кешеләр. Әмма тәҗрибәләре зур булуга карамастан, кагыйдәләр үзгәрә, күп кенә яңалыклар кертелә. 🚗 “Автобабай-2026” булырга теләүчеләрдән башта аграр көллиятнең информатика кабинетында теория буенча имтихан алдылар. Компьютер артында юл хәрәкәте кагыйдәләренең 20 соравына дөрес җавап бирергә кирәк иде. Тулырак САЙТЫБЫЗДА укыгыз: https://saby-rt.ru/news/svetofor/iul-xarakate-kagyidalare-uzgara-avtobabai-2026-katnasucylarny-nicek-synady