✍🏼Сентябрьнең берен укырга керәсе бала нинди кичерешләр белән көтсә, мин дә шулай, мәк...
✍🏼Сентябрьнең берен укырга керәсе бала нинди кичерешләр белән көтсә, мин дә шулай, мәктәп елларын вакыт узган саен сагынам. Мин укый башлаган Явлаштау сигезьеллык мәктәп урыны хәзер буш инде, аны хәтерләтә алырлык истәлек юк. Күз алдымдагы агачтан төзелгән бина һаман үзенә дәшә кебек... ✍🏼Баланың күңел тибешен күзләреннән укып, олы белем иленә җитәкләп алып китүче беренче укытучым Масфура Фатыйх кызы Галимҗанова иде. Менә ул тактада беренче хәрефнең язылыш тәртибен, кагыйдәсен аңлата, язып күрсәтә. Бигрәк матур килеп чыга, куркасы да юк, кулга каләм алып язасы гына. Шариклы каләм белән язу без 7нче сыйныфта укыганда керде. Һәр укучының партасында савыт белән кара торды. Укытучы апа яныбызга килеп кулдан тотып язарга булыша. Әнә үзе ничек матур яза. Аның кебек язарга тырыша-тырыша каләмнең калай өлешен бармаклар тагын да көчлерәк кысып тота. ✍🏼Без беренчеләр – 15 укучы. Апа 3 сыйныфта яңа дәрес темасын аңлата, эш бирә. Ул арада күз иярмәс тизлек белән парта артларыннан үтеп, безнең язганнарны тикшерә. Берәүләребезне мактый, икенчеләребезгә кабат аңлата, кулдан тотып яздыра. Яхшы эшләгәннәргә кызыл картоннан ясалган йолдызчыкларны дәфтәрнең титул битенә беркетә. Димәк, “5”ле. Шул йолдызчыкларның арта баруына сөенә-сөенә дәресләрдән соң өйгә кайтып җиткәнеңне сизмисең дә. Ә йорт эче йолдызчык алган шатлык белән тула. Тулырак САЙТЫБЫЗДА укыгыз: https://saby-rt.ru/news/tema-dnya/bala-kunelena-iul-taba-belucelar