📣ИГЪТИБАР!Сәләтнең хыялларны чынга ашыра торган иң иҗади фестиваленә гаризалар кабул и...
📣ИГЪТИБАР!Сәләтнең хыялларны чынга ашыра торган иң иҗади фестиваленә гаризалар кабул итүгә старт бирелде! 😍 Сәләттә Рөстәм Бикмуллин исемендәге Республикакүләм «БикаФест» яшьләр җыр-шигърият фестиваленең юбилей сезонына гаризалар кабул итү кампаниясе башланып китте. Фестивальдә 8-25 яшьлек балалар һәм яшьләр әдәби һәм музыкаль юнәлешләрдә катнаша ала. Икенче этап 21-22 ноябрь көннәрендә Лаешта «Йолдызлы» үзәгендә узачак. 22 ноябрь көнне Гала-концертта җиңүчеләр бүләкләнәчәк. Катнашу шартлары, номинацияләр, казыйлар шурасы һәм төп яңалыклар белән нигезләмәдә таныш һәм гаризаңны җибәр. 👉Онытма: иң зур уңыш сине әле алда көтә! 💜