🇷🇺 Теләче муниципаль районында «Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе - 2026» конкурсының зона ...
🇷🇺 Теләче муниципаль районында «Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе - 2026» конкурсының зона этабы үтте. Бу мөһим чарага көн саен үсмерләрне яклау һәм тәрбияләүгә көч салучы иң ихлас белгечләр җыелды. Әлеге бәйгедә Саба районыннан Шәмәрдән балалар китапханәсе мөдире Резеда Галиакбәрова катнашты. Аның тәҗрибәсе, иҗади карашы һәм балалар белән эшләүгә чын күңелдән бирелгәнлеге жюри әгъзалары тарафыннан лаеклы бәяләнде: Резеда Хатиповна зона этабы җиңүчесе булды һәм Саба районын республика этабында күрсәтү хокукына ия булды! Без Резеда Хатиповнаны бу лаеклы җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз, республика этабында уңышлар телибез һәм Саба районында мондый ихлас белгечләр булуы белән горурланабыз.