🌺 Район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов Кырбаш авылыннан 100 яшьлек Нина Константи...
🌺 Район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов Кырбаш авылыннан 100 яшьлек Нина Константинова янында булып, аны бәйрәм белән котлады, ТР Рәисенең һәм район башлыгының бүләкләрен тапшырды. 🌺 Нина Кирилловна 14 яшеннән вагоннарга йөк төягән һәм бушаткан, урман кискән, агачларны ташыган. «Кырбашта мәктәп юк иде. Беренче сыйныфны Мичәнбашта тәмамладым. Бишенче сыйныфка Шәмәрдәнгә бардым. Әнием авырту сәбәпле, укуны ташларга мәҗбүр булдым. Эшли башлап, Мөндешкә 7 ай вагон төяргә йөрдек. Киселгән агачларны 2-3 километрдагы Шәмәрдән станциясенә кадәр чана белән тартып бара идек. Барлык эш кул белән башкарылды», — дип искә ала Нина Кирилловна. 🌺 1946 елда Семен Константинов белән гаилә корып, 8 бала тәрбияләп үстерәләр. Нина Константинова гомер буе Киров исемендәге колхозда эшләп, лаеклы ялга чыга. Тулырак САЙТЫБЫЗДА укыгыз: https://saby-rt.ru/news/rayon/saba-raionynda-gomer-kiceruce-iozieiasar-veterannarny-kotladylar