🌺 Район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов Байлар Сабасында гомер кичерүче 101 яшьлек...
🌺 Район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов Байлар Сабасында гомер кичерүче 101 яшьлек Тәкъмилә Халикова янында булып, аны бәйрәм белән котлады, ТР Рәисенең һәм район башлыгының бүләкләрен тапшырды. 🌺 Ачлы-туклы балачак, кыз баланың җилкәсенә төшкән авыр хезмәт, югалтулар Тәкъмилә Халикованың өлешенә күп тисә дә, сынаулар аның тормышка мәхәббәтен, күңел көрлеген, көчле рухын сындыра алмаган. «Нинди генә сынаулар күрсәм дә, елап түгел, елмаеп-көлеп яшәдем. Бу кадәр гомер кичерермен дип уема да кереп карамады. Аллаһ насыйп иткәч, яшисең икән. Бу көннәрне күрүемә күңелләрем дә ышанмый. Эшкә бик батыр булдым. Куркып тормадым, көчем җитми димәдем, эшләдем дә, эшләдем», — дип сөйли Тәкъмилә апа. Тулырак САЙТЫБЫЗДА укыгыз: https://saby-rt.ru/news/rayon/saba-raionynda-gomer-kiceruce-iozieiasar-veterannarny-kotladylar