«Озак яшәүнең сере – бер-береңнең сүзен ишетә белүдә»
«Озак яшәүнең сере – бер-береңнең сүзен ишетә белүдә» Районыбызның иң озак бергә гомер кичергән мөхтәрәм пары — Түбән Шытсу авылында 71 ел тигезлектә яшәүче Фәүзия һәм Әмин Галәвиевлар хөрмәтләнде. Тормыш өлгеләре белән башкаларга үрнәк булып торырлык әлеге гаилә бәхетле булып озак яшәүнең серен бер-береңнең сүзен ишетә һәм тыңлый белүдә дип саный. «Сугыш башланганда миңа 10 яшь тулмаган иде. Бик күп авырлыклар кичердек. Әтиемне кулак тамгасы салып, кулга алалар. Мал-мөлкәтен, йортын тартып алалар. Әтине мин бөтенләй белмим. Ачлыгы, ятимлеге үзәккә үтте. 1949 елны әнием дә бакыйлыкка күчте. Өйдә әнинең авыру апасы белән икәү генә калдык. 1951 елда армиягә киттем. Аннан кайткач, 1955 елның мартында күршедә генә яшәүче үземнән өч яшькә кече Фәүзия исемле кыз белән гаилә корып яши башладык. Бик чибәр, тәртипле кыз булгач, бәхетемне ерактан эзләмәдем, җитәкләп күршедән генә алып чыктым. Карчыгым белән бик матур яшәдек», — дип сөйли Әмин абый. Гаилә башлыгы башта колхозда төрле эшләрдә, Фәүзия апа сыер савучы булып эшли. Авылда тормышлар бик авыр, таякка эшләгән чорлар, алар чарасызлыктан 1963 елда Пермь өлкәсенә күченеп китәләр. Биредә Әмин абый Галәвиев 25 ел шахтада эшли. Дүрт бала — бер кыз, өч ул тәрбияләп үстерәләр. 1981 елда лаеклы ялга чыкса да, шахтада эшләвен дәвам итә. 1995 елда алар кабат туган авылларына кайтып төпләнәләр. Бүгенге көндә Галәвиевлар төп йортта кызлары Асия тәрбиясендә гомер итәләр.