🌷🌳 Матурлык тудыру — изге эш!
🌷🌳 Матурлык тудыру — изге эш! 🌿 Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Саба районы Урман селекция-орлыкчылык үзәге ярдәме белән Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорт-интернаты территориясендә декоратив куаклар һәм күпьеллык чәчәкләр утыртылды 🌼🌱 🌷 Утыртылган һәр чәчәк, һәр куак тирә-юнебезгә ямь өстәп кенә калмыйча, биредә яшәүчеләргә күңел җылысы, шатлык һәм күтәренке кәеф бүләк итсен!