🌲 Игелек тамырлары – киләчәккә якты эз
🌲 Игелек тамырлары – киләчәккә якты эз 🤝 Ел саен үткәрелә торган Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, өлкән буын вәкилләренә тирән хөрмәт һәм ихтирам белдерү йөзеннән, Югары - Утар балалар йорты интернатында «Яшь йөрәкләр» волонтёрлары һәм балалар йорты хезмәткәрләре бергәләп изге эшкә алынды – ылыслы агачлар утыртты. 🌱 Бу күркәм башлангыч – табигатькә мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт һәм буыннар арасындагы рухи бәйләнешнең матур чагылышы. ❤️ Игелек белән утыртылган агачның тамыры – җирдә, ә аның изге мәгънәсе кешеләр күңелендә мәңге яшәр!