🌸 Туктар авылы клубы мөдире китапханәче белән берлектә, Халыкара өлкәннәр көненә багыш...
🌸 Туктар авылы клубы мөдире китапханәче белән берлектә, Халыкара өлкәннәр көненә багышланган, "Бер картлыкта - бер яшьлектә" дип исемләнгән бәйрәм чарасы оештырды. 🌸 Кичә башында Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Нияз Заһидуллин өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, аларга ныклы сәламәтлек, туганнарының һәм якыннарының яратуын, ихтирамын тоеп яшәүләрен теләде. 🌸 Чара барышында өлкән буын алдында концерт номерлары белән үзешчәннәр чыгыш ясады, күңел түрләреннән чыккан матур җырлар һәм шигырьләр бүләк иттеләр. Әлеге чара буыннар арасындагы элемтәне саклауның һәм өлкәннәрне хөрмәтләүнең мөһимлеген ассызыклады. Бәйрәм чәй табыны артында җылы аралашу белән тәмамланды. 🤝 Әлеге чараны оештыруда ярдәм иткән “Юлбат” җәмгыяте җитәкчесе Илназ Әхмәтҗановка һәм «Лукоз Саба» җәмгыяте җитәкчесе Рәзил Гариповка зур рәхмәтебезне белдерәбез.