– Сез намазда дип беләм. Дин юлына ничек килдегез? — 3 июня 2026 г. в 20:00:01.615
– Сез намазда дип беләм. Дин юлына ничек килдегез? – Икенче тормыш иптәшем белән аерылышып, авыр хәлдә калдым. Суд юлларында йөреп тәмам аргач: “Аллаһы Тәгалә, зинһар, мине элеккеге Гөлнара Тимерҗанова халәтенә кайтар”, – дип ялварып еладым. Шул вакытта намазга басарга сүз биргән идем. Башта иртәнге намазны укый башладым. Берсен укыгач, калганнарын да булдыра алам бит, дидем. Намазга басу ничектер җиңел бирелде. Бәлки, 10-15 ел элек намазга баскан булсам, бу сынаулар аша үтәргә дә туры килмәс иде. Нәрсә дисәк тә җиңеллекне дә Аллаһы Тәгалә бирә. Мин аның ярдәмен һәрвакыт тоям. Кайвакыт юш килә торган төшләр (вещий сон) дә күрәм. Мәсәлән, төштә машина белән берничә тапкыр капланганны күрдем. Чыннан да, шулай булды бит. Өч тапкыр әйләнеп, кире дүрт тәгәрмәчемә утырдым. Әле машинада миннән тыш та кешеләр булды. Аллаһка шөкер, исән калдык. Әмма төшемнең тормышка ашуы хак. Алдан тоемлау сәләте намаз укый башлагач көчәйде. Гомумән, бу мактанып сөйләвем түгел. Намаз уку – ул һәркемгә кирәк. Әмма дингә якынаю мәҗбүри булырга тиеш түгел. Миннән: “Ни өчен яулык бәйләмисез?” – дип сораучылар да бар. Әмма яулык бәйләп кенә чиста күңелле булып булмый. Хәзер гарәп илләреннән килгән киенү рәвешен хуплыйлар. Ә элек безнең әбиләр алай киенмәгән бит. Менә мин шул элеккеге гореф-гадәтләребезгә тугры калырга тырышам.

