🔥Каклаган каз🔥 — 2 июня 2026 г. в 19:00:01.867
🔥Каклаган каз🔥 Сез дә яратасызмы ул каклаган казны, дуслар😘әле язган арада да авыздан сулар килде, билләһи😂😇 Әни белән декабрь аенда төреп, капрон оеклар кидереп,чоланга элеп куйган идек🤩 ✅казның эчен-тышын яхшылап юдык ✅суын саркытып, чүпрәк салфетка белән корыттык ✅крафт кәгазьгә 1 кг тоз, өстенә казны куеп, эчен-тышын, канат асларын, муен өлешен һ.б. әйбәтләп тоз белән ышкыдык ✅эченә тоз тутырдык, калган тоз белән бергә шул ук крафт кәгазенә төрдек, оек кидердек тә чоландагы кадакка элеп куйдык ✅аннан алып, эчендә, муенында калган тозларын койдык, кул белән тоздан чистарттык ✅зур кәстрүлдә су кайнатып, казны шунда 20 минут пешердек ✅дуршлакка куеп, суын саркыттык ✅яңадан чиста оекка тыгып, кадакка элеп куйдык ✅каз астына, идәнгә поднос куйдык, мае шунда акты Сабантуйга әзер, исән-сау ашарга язсын🤲 Каклаган каз яратучылардан❤️ Рәфисә киңәш итә блогыннан

