Гөл төбенә нәрсә әйбәт? — 31 мая 2026 г. в 18:00:02.418
Гөл төбенә нәрсә әйбәт? Миләүшә чәчәк (фиалка) В12 витамины ярата. Аны 1 л суга 1 ампула кушып сибәргә кирәк. Тукландыру һәм профилактика чарасы буларак, бүлмә гөлләренә көл сибәләр. 1 аш кашыгы көлгә 1 л кайнар су коеп, бер атна төнәтегез. Ике атнага бер тапкыр сибәләр. Алоэ согы гөлләрне үстерә. 1,5 л суга 1 чәй кашыгы кушарга кирәк. Цитруслылар кабыгын ташламагыз. Өстенә су салып, бер тәүлек төнәткәннән соң аны гөлгә сибәргә була. Баллы суны барлык гөлләр, бигрәк тә кактус ярата. Ярты стакан суга ярты чәй кашыгы кушып сибәләр. Табын янында чәйне эчеп бетермичә, раковинага илтеп түгәргә ашыкмагыз. Гөлләр чәй эчәргә ярата. Бигрәк тә аны абага гөле үз итә. Гөлләрне аспирин белән ашлау да файдалы: 1 л суга 1 төймә дару алына.

