Татарстан трассасында ике кеше һәлак булган
Татарстан трассасында ике кеше һәлак булган Сарман районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте ике кешенең гомерен өзгән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, 18 яшьлек егет идарә иткән «Лада Гранта» каршы як полосага чыккан һәм Toyota Corolla белән бәрелешкән. Фаҗига аркасында яшь йөртүче һәм аның 32 яшьлек пассажиры урында ук һәлак булган. Җәрәхәтләнүчеләр арасында ике бала да бар.