🎶 Якташыбыз Динә Гариповадан – «Мамина ладонь» — 9 июля 2026 г. в 16:47:37.879
🎶 Якташыбыз Динә Гариповадан – «Мамина ладонь» «Кайчак җырларның да үз язмышы була», – ди Динә Гарипова. Аның сүзләренчә, «Мамина ладонь» җырының тарихы күп еллар элек башлана. Яшел Үзәннән Лилия Туманова аны улы өчен бишек җыры итеп яза һәм соңрак Динәгә башкарырга тәкъдим итә. Башта җыр туган шәһәрендәге концертларда яңгырый, аннан соң ил буйлап гастрольләрдә дә тамашачы күңеленә юл таба. Пандемия чорында җыр яңадан туа. Әнисе йортында өй студиясе булдырган Динә башка шәһәрләрдәге хезмәттәшләре белән бергә композициянең яңа версиясен яздыра, аңа видеоклип төшерә һәм социаль челтәрләрдә тәкъдим итә. «Мамина ладонь» тагын бер мөһим вакыйгага ирешкән – ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган Беренче канал концертында яңгыраячак. Эфир 11 июльгә планлаштырылган. Ә инде 8 июльдән «Мамина ладонь» җырын барлык музыкаль мәйданчыкларда тыңларга мөмкин. 💙 Динә Гарипованың яңа иҗат җимешенә уңышлар телибез!

