Ассорти РЕЦЕПТЫ — 9 июля 2026 г. в 05:05:01.244
Ассорти РЕЦЕПТЫ Банкаларга кыяр, помидор, кишер, сарымсак, ачы кызыл борыч, керән, кишер яфраклары тутырдым һәм шаулаган су коеп, 10-15 минут тотканнан соң, суын кире бушатып, маринад кайнаттым. Банкаларга 3-4 хуш исле түгәрәк борыч, 1 данә кипкән канәфер өстәп, маринад салып, тимер капкач белән каплап куйдым. Маринад: 1 литр суга 1 аш кашыгы тутырып тоз (40 гр), 2 аш кашыгы шикәр комы (60 гр), 1 чәй кашыгы 70 процентлы яки 40 гр 9 процентлы аш серкәсе. Мин 3 литрлы өч банка ясадым, шуңа 4 литр маринад кирәк булды. Резидә Фәйзуллина, Сарман.

