КАРЛЫГАННАН ВАРЕНЬЕ КАЙНАТТЫМ — 18 июля 2026 г. в 05:45:01.928
КАРЛЫГАННАН ВАРЕНЬЕ КАЙНАТТЫМ Әнием ясый торган рецепт буенча. Минем карлыган азрак иде. Пропорцияләрен киметтем. ✅ 1 стакан суга 4 стакан шикәр комы салып, 5 минут кайнатасы. Аннан 6 стакан кара карлыган өстисе. 12 минут кайнатасы, күбеген җыеп аласы, газны сүндергәч, 4 стакан шикәр комы салып, җебегәнче яхшылап болгатып торасы. Вареньены Стерильләштерелгән банкаларга тутырып, каплап куясы. Миләүшә Фәрхетдинова блогыннан Шәһри Казан макста https://max.ru/shahrikazanda

