Уены-чыны бергә — 12 сентября 2026 г. в 05:15:01.396
Уены-чыны бергә Эт көненә калсам иде... Җәмәгать, фани дөньяда иң кадерле җан иясе кайсысы булыр, дип уйлыйсыз? Ата-ана, бабай-әби һәм кан кардәшләр, дип әйтерсез. Әлбәттә, алар лаеклы. Ләкин, минем сорауның җавабына туры килмиләр. Хатыным, ирем, сөйгән кызым, яраткан егетем, дип өстәр башкалар. Бу да түгел. “Сөяркәм иң кадерле”, – дип күңелендә генә пышылдар кайберәүләр. Хуплауга бик үк лаек булмаса да, тормышта андый яшертен гыйшык-мыйшыклар да бар шул. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның сүзләрен үзгәртебрәк куллансак, картаеп каткач буыннары “кыек юл”га йөрүдән туктарлар әле. Табигать кануннарыннан узып булмый ул: һәр нәрсәнең үз вакыты. Мәңгелек чәчәк юк – көз җиткәч, саргая-ямьсезләнә. Мәңгелек казык та юк – еллар үткәч, череп ава-бөкрәя. Элегрәк авылларда чери башлаган капка баганасына терәү куя торганнар иде. Черегән казыкка син терәү куйдың ни дә, куймадың ни – файдасы юк, казыкның инде басып торыр чаклары узган. Җәмәгать, тагын бер мәртәбә сорыйм. Фани дөньяда иң кадерле җан иясе кем? Авыл кешеләре асраган сыер-сарыкларым, кош-кортларым, дип әйтер. Аллаһы Тәгалә биргән һәр туар көн, сый-нигъмәтләр кадерле, дип фикерне киңәйтер. Ләкин, бу фикерләр дә минем сорауның җавабыннан ерактарак тора. Пенсиядәге бар апаең бала арбасы белән тротуарның нәкъ уртасына баскан да, танышына нәрсәдер сөйли. Үткән-сүткән кешеләрдә гаме юк, дөньясын оныткан. Рәхмәт төшкере, сабый белән урамга чыккан, тәнкыйть сүзе әйтеп булмый инде, дип читләтеп узып киттем. Бала арбасы эченә карасам, шаклар каттым, әй. Арбада сабый түгел, ә эт. Бу шәһәр халкы тәмам сәерләнә башлады, җәмәгать. Урамда кечкенә этләрне күтәреп кенә йөртәләр, әллә нинди махсус киемнәргә киендерәләр, кыйммәтле ашамлыклар, уенчыклар сатып алалар. Кайбер этләрнең 4 аягында ботинка. Күннән тегелгән андый яхшы ботинкаларны минем күргәнем дә булмады. Язгы якта сатып алынган арзанлы ботинкалар, көз җиткәч, “беттек” дип авызларын ача. Авыл халкы сөте-мае белән туендырган сыерын, кышлык ризык булачак бозавын да “шәһәр эте” дәрәҗәсендә кадерли алмый. Сөт-май белән сыйланыр өчен ел дәвамында үзеңә себерелергә кирәк әле башта. Шунлыктан, сыерлар саны елдан-ел кими бара. Сөткә сыер асрауны акларлык бәя куелмаса, ул Сөтбикәләр юкка чыкмагае, дип борчылам. Бер заман шәһәрнекеләр генә түгел, ә авыл балалары да:”Сыер нәрсә ул?” – дип сорарга мөмкин. Фани дөньяда иң кадерле җан иясе эт икән, ләбаса. Эт көненә калсам иде, дигән теләк туды күңелемдә. Тәүбә-тәүбә! Әйттем исә, кайттым. Кеше булып яшәргә язсын. Дамир Бәдриев

