Һәр бишенче ипотеканы россиялеләр пенсия яшеннән соң гына ябачак — 17 июля 2026 г. в 09:25:01.756
Һәр бишенче ипотеканы россиялеләр пенсия яшеннән соң гына ябачак Россиядә ипотека кредитларының срогы елдан-ел озыная. Үзәк Банк мәгълүматларына караганда, 2025 елда рәсмиләштерелгән һәр бишенче ипотека кредиты заемщик 70–75 яшькә җиткәч кенә тулысынча түләнеп бетәчәк. Бер ел эчендә илдә барлыгы 966 мең ипотека кредиты бирелгән. Шуларның якынча 178 меңе хуҗалары тарафыннан инде пенсия яшендә генә ябылачак. Ә 60 яшьтән соң түләүләре дәвам итәчәк ипотекалар исә барлык кредитларның якынча 65 процентын тәшкил итә. Белгечләр моны ипотека срогының озын булуы белән аңлата. Бүген күпләр фатирны 25–30 елга кредитка ала. Мондый шартлар аеруча ташламалы ипотека программаларында киң таралган: процент ставкасы чагыштырмача түбәнрәк булу сәбәпле, айлык түләү дә азрак чыга. Шулай да озак срокка алынган кредитның җитди кимчелеге дә бар. Югары процент ставкалары шартларында ипотеканың гомуми артык түләве шактый зур суммага җитәргә мөмкин. Белгечләр исәпләвенчә, кредит срогын 30 елдан 25 елга кадәр кыскарту артык түләүне якынча 20 процентка киметә, ә айлык түләү исә нибары 1 процентка якын гына арта. Финанс белгечләре фикеренчә, озак вакытлы ипотека алучыларның күбесе киләчәктә өч юлның берсен сайларга мәҗбүр булачак: пенсиягә чыккач та эшләүне дәвам итү, торакны сатып кредитны ябу яки ипотеканы вакытыннан алда түләп бетерү. Банклар исә заемщикларның күпчелеге соңгы вариантны сайлар дип өметләнә.

